Гарипов Карам Гариф улы — «Актаныш төбәгеннән чыккан 90 күренекле шәхес» циклыннан

–“Минем яшьлегем сагынып сөйләрлек матур истәлеклә белән бизәлмәгән. Сабый чагыбызда ук әтиебез үлеп, ятим үстек. Ишле семьяны яшьли тол калган хатынга дүрт сабыйны карап үстерү, берүзенә генә тартып баруы ансат булмагандыр”,-  дип сөйли иде Кәрам Гарипов үзенең еллар томаны артында калган яшьлеге турында. – Әтием хакында ни әйтә алам? Башы нужадан аерылмаган аның. Бар булган гомере мәчет карап үткән. Абыйларым Кәшби белән Фоат икесе дә Вөек Ватан сугышында катнашкан. Миннән ике яшькә олы Фәһимә апама да сугыш газабы бөтен авырлыгы белән төшкән. Япь-яшь килеш тракторга утырып, ундүрт ел буе шушы авыр, әмма мактаулы эштә эшли. Миннән өч яшькә кече энем Оршатка да сугыш җәфасы мулдан эләкте…

Чыннан да, Кәрам Гариповичның яшьлегеннән сагынып сөйләрлек якты хатирәләр калмаган диярлек. Тоташтан газаплы көннәр, сугыш афәтләре, ятимлек, ачлык.

Тумышы белән Кәрам Гарипов Иске Кормаштан иде, һәм ялан тәпиле балачагы Иске Кормашта уза аның.  Мәчет караучы 57 яшьлек әтисе — Гариф Басыйровның гаиләсе 1930 елны кулак тамгасы астында мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителә. Ике хатыннан туган 8 баласы икенче бикәче Хәбибә карамагында кала. Шунлыктан Кәрамга ятимлекнең иң каты, ачы авырлыкларын кичерергә, бәләкәйдән зурлар белән бергә басуда эшләп үсәргә туры килә.

Иске Кормаш җидееллык мәктәбендә укыган чаклар… Авыр замана. Кияргә – кием, ашарга ризык юк. Шулай да хөкүмәтебез яшь буын турында онытмый. Мәктәптә сабыйлар өчен аш-су әзерләнә. Әмма җан сакларлык кына була ул бәрәңге белән арыш умачы салып пешерелгән бер “бакрач” шулпа. Кәрамның да тамагы туймый.

Ә мәктәптән кайткач нәрсә ашарга? Илдә чыпчык үлми, дигән борынгылар. Авылдашлары ятимнәрне чит күрмәгәннәр. Хәл кадәренчә ярдәм иткәннәр.

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң күмәк хуҗалыкта эшкә керешә.Татар Суксуы мәктәбенең сигезенче классына йөреп укыган чаклар хәтергә аеруча нык уелган. Түләп укый торган замана. Олысы да, кечесе дә бу авырлыкларның вакытлы булуын яхшы аңлый. Кешенең белемгә сусавы шул кадәр көчле була ки, ул ашау-эчүнең җан сакларлык кына булуына да түзә,өс-баш киеме дә тәпсирләми. Укырга, укырга, гасырлар буена килгән караңгылыктан чыгарга гына кирәк. Яңа дөньяны белемсез төзү мөмкин түгелен халык аңлый.

Белемгә омтылыш Кәрамның үзендә дә көчле була. Авыл китапханәсендәге бер генә китап та, бер генә газет-журнал да аның игътибарыннан читтә калмый. Аның күңеле һаман каядыр яктыга ашкына.

Шулай, көннәрнең берендә, Иске Кормашка Мәскәүдән Мирзахәниф абыйсы кайтып төшә Кәрамның. Бөек Ватан сугышы алдыннан була бу хәл.

Уйлаша-киңәшә торгач, малайның теләген белгәч, Мирзахәниф абыйсы аны үзе белән алып китеп, 6нчы һөнәр училищесына урнаштыра.

1941-1942 елларда Мәскәү авиация институтына караган заводта металл кыручы булып эшли, вазыйфасын әйбәт башкара. Училищены тәмамлап, эштә беренче адымнарын атлаганда Бөек Ватан сугышы башлана.

Мәскәү өчен генә түгел, Ватан өчен авыр, сынаулы көннәр. Кәрам үзенең иптәшләре белән фашистлар бомбага тоткан йортлардагы кешеләрне коткаруда катнаша, янгын сүндерешә.

Мәскәүлеләрнең күбесе көнчыгыш районнарга эвакуацияләнә. Көзен Кәрам дә туган ягына әйләнеп кайта, Актаныш МТСына кыручы булып урнаша.  Һөнәрле кулга сусаган булалар Актаныш МТСында. Бар белемен, бар көчен эшкә җигә Кәрам. Сугыш кына тизрәк бетсен дә, җиңү генә килсен! Ай-һай авыр була ул көннәрдә токарь егеткә, йокы-ял тими, ашау – такы-токы. Әмма сынатмый ул. Тынгысызлыгы белән якташларының ихтирамын казана. 1945 елда шушы МТСтан Совет Армиясенә китә.

Яуда, алгы сызыкта булырга туры килмәсә дә, Бөек Җиңү көнен Кораллы Көчләр сафында каршылый. Изге бурычын үтәп кайткач, үзләренең “Үрнәк” күмәк хуҗалыгында ике ел чамасы кырчылык бригадасын җитәкли.

Кәрам Гарипов үз гаиләсендә дә һәрвакыт үрнәк була. Туган авылы, Иске Кормаш кызы Мостафидәне бер күрүдә ошата ул.  Бер – берсен яраткан яшьләр 1946 елның ноябрендә гаилә коралар.

Бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, йөрәк җылыларын бүлешеп, шатлык-хәсрәтләрен бергә кичереп гомер итәләр алар. Уртак мәхәббәт җимешләре булып, алты балалары (1 малай, 5 кыз) туа. Аларга дөрес тәрбия биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр.

1947 елның җәй уртасында партия райкомы тәкъдиме белән кабат МТСка кыручы булып күчә. Бераздан җәйг айларында “РМС-8” комбайны белән урып – җыюда катнаша, “мехотряд” буларак билгеле хәрәкәткә нигез сала, югары күрсәткечләргә ирешә: беренче елны – 8, аннан – 10 һәм 12, ә 1960 елда исә 15 мең центнер ашлык суктыра, мондый фидакарьлеге өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Юкка гына  район хәзер үзенең иң-иң алдынгы комбайнчыларын Кәрам Гарипов исемендәге бүләк белән хөрмәтләми. Кичке урта мәктәпне тәмамлый, профсоюз комитетын җитәкли, тармак профсоюзының президиумы әгъзасы итеп сайлыйлар, күпләрнең остазына әверелә.

Кырыс чорда башкалада эшче мәктәбен узган оста кул, нәрсәгә тотынса да, ниндидер яңалык уйлап чыгарырга, күнегелгән алымнарны камилләштерергә һәвас була. Вакыт белән хисаплаша белми. Ул үзенең шул тынгысызлгы, һәр эшне җиренә җиткереп, төгәл башкаруы белән һәркемнең ихтирамын казана. “Колхоз ударнигы”ның 1955 елның 15 декабрь санының беренче битендә МТСның баш инженеры А.Ф.Комаров белән аның рәсеме бастырыла. Тексттан аңлашылганча, алар терсәкле валларны шлифовкалау станогын уйлап табалар. Бу юклык чорында асыл ир-егетләребезнең аптырап калмаулары, аларның нинди сәләткә ия булуларын ачык тасвирлый.

Кәрам Гарипов 1950 еллардан бирле хәбәрче буларак та киң таныла, хезмәттәшләре, оешма яңалыклары, килеп туган мәсьәләләр, хәлләр турында даими язып тора. Менә шуның өчен дә ул хәбәрчеләрнең өченче республика корылтаена делегат итеп сайлана.

Аның янына башкалабыз Казаннан иҗат әһелләре: язучылар, шагыйрьләр, композиторлар еш килеп йори. Әлеге җылы аралашуларның нәтиҗәсе буларак 1982 нче елда “Коммунизмга” колхозы хезмәтчәннәренә һәм аның председателе Кәрам Гариповка багышланган  “Еллар шаһит” дип исемләнгән очерклар җыентыгы дөнья күрә. Китапның авторлары – Сәмигулла Хәйретдинов һәм Индус Сирматов. Күренекле татар шагыйре, Татарстан Республикасы Гимнының булачак авторы Рамазан Байтимеров Кәрам абыйга багышлап “Председатель” поэмасын иҗат итә:

Шулай ук Кәрам Гарипов галим – язучы Фарсел Зыятдинов белән берлектә “Рентабельлелек чыганаклары” дип аталган фәнни популяр хезмәт чыганакларын язып чыгаралар.

1961 елның февралендә иптәш Гариповны «Радио» колхозы председателе итеп сайлыйлар. Ул үзен колхоз производствосын яхшы оештыручы итеп күрсәтә. Кыска гына вакыт эчендә бөртекле һәм сызма культураларның уңышы күтәрелә, колхозның экономикасы ныгый. Производство һәм культура-көнкүреш объектлары коруга игътибар арта.

Актаныш төбәгенең  “Эшче”, Киров исемендәге, “Электро”, Сталин исемендәге, “Яналиф”, “Кызыл маяк” колхозлары  “Коммунизмга” колхозына берләшәләр. Һәм 1969 алда Кәрам Гариф улы Гариповны шушы эре хуҗалыкка председатель итеп сайлыйлар. Кәрам Гарипович бу эшендә дә сынатмый. Игенчелек һәм терлекчелек культурасына күтәрүнең сыналган алымнарын кулланып, хуҗалык күп тапкырлар Татарстан, Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңеп чыга. “Коммунизмга” колхозның байтак алдынгылары хөкүмәтебезнең орден-медальләренә лаек була.

“Коммунизмга” колхозының коммунистлар партиясе   XXVI(26) съезды карарлары белән рухланган тырыш хезмәтчәннәре хуҗалык экономикасына ныгытуда, колхозчыларның материаль һәм культура тормышы дәрәҗәсен күтәрүдә яңадан – яңа үрләр яулый.

КПСС Үзәк Комитетының авыл хуҗалыгын үстерүгә яңа офыклар ачкан март (1965 ел ) Пленумыннан соң “Коммунизмга” колхозы үр артыннан үр яулый башлый. Сигезенче, тугызынчы һәм унынчы бишьеллыклар дәвамында бөртеклеләрнең һәр гектарыннан елына уртача 20-25-32-44 центнердан артыграк уңыш алына.

“Коммунизмга” колхозы моңа ничек иреште соң? X бишьеллык йомгакларына багышланган җыелышта Кәрам Гарипов бу сорауга ачык җавап бирә:

Иген уңышның язмышы уннарча объектив һәм субъектив факторларга бәйле. Шуларның берсенә генә игътибар җитмәгәндә дә уңышның көтелгәннән түбәнрәк булуы мөмкин. Күмәк хуҗалыкта эшнең сүлпән баруы белән килешүчеләргә, көн узсынга йөрүчеләргә карата түзеп тормау атмосферасы тудыру, булган байлыкны экономияле файдалану, әрәм-шәрәм итүләрне бетерү, нык уйлаган, фәнни нигезләнгән чәчү әйләнеше булдыру, барлык агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү, алдынгы тәҗрибәне иҗади файдалану, хезмәтне дөрес оештыру – безнең уңышларның нигезе.

Кәрам Гарипов һәрчак алдынгылар сафында бара. Колхоз берничә ел рәттән җиңүче була. Уңышларның төп сере хезмәтнең дөрес оештырылуында, колхозчыларга, кыр хуҗалары – механизаторларга тиешле игътибар күрсәтүдә.

Әлбәттә, механизаторларга да, терлекчеләргә дә, барлык башка колхозчыларга да җылы сүз, якты чырай, эшлекле ярдәм кирәк. “Коммунизмга” колхозы җитәкчесе моны бик яхшы аңлый. Шуңа күрә хезмәтчел халык игелеккә игелек белән җавап кайтара. “Коммунизмга” колхозы эшчәннәренең максаты – ирешелгәннәрне ныгытып, авыл хуҗалыгының барлык тармакларында яңа үрләр яулау.

Биш йөзгә якын крестьян хуҗалыгын берләштергән “Коммунизмга” колхозында бер ел эчендә 146 колхозчы яңа йорт өлгертә, 44 хуҗалык үз өенә капиталь ремонт уздыра. Йортлар иркен, биек итеп салына. Хәр йортка газ кертелә, квартираларның күпчелеге батареялар белән җылытыла.

“Коммунизмга” колхозына керә торган Яңа Богады, Иске Богады, Солтангол авылларының йөзе танымаслык булып үзгәрә. Уннарча терлекчелек биналары, культура-көнкүреш объектлары калкып чыга. Яңа Богадыда 480 урынлы типовой мәктәп, комбиазык заводы, җиһазландырылган гараңлар, техник хезмәт күрсәтү пунктлары, механикалаштырылган ындыр табагы, сулыклар төзелә. Терлекчеләр, икмәк үстерүчеләр күп кенә уңайлыклар булдырылган йортларда яшиләр, аларда хатын-кызлар өчен җиңеллекләр тудырыла.Һәр йортта диярлек газ плитәләре яна, шактый гына йортлар пар белән җылытыла.

1970 елдан колхоз Татарстан АССР һәм СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, дипломнар белән бүләкләнә. Авылны төзекләндерү, колхозчыларның культура-көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешендә башкарган эшләр дэ уңай бәяләнә.

Колхозның үз сафларында 90 егет һәм кызны берләштергән комсомол оешмасы ВЛКСМ Үзәк Комитетының Почет грамотасы һәм 1975 елда терлекчелектә ирешелгән уңышлар өчен Күчмә вымпел белән бүләкләнә.

1974 елда игенчелек һәм терлекчелек продуктлары җитештерүне һәм сатуны арттыру буенча барган Бөтенсоюз социалистик ярышында хуҗалык җиңүче дип табыла, аңа КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк комитетының күчмә Кызыл байрагы һәм акчалаты бүләк тапшырыла.

“Коммунизмга” колхозында хезмәт ветераннары турында зур кайгыртучанлык күрсәтелә.

Коммунист Кәрам Гарипов җитәкләгән колхозда кеше бәхете өчен эшләнә торган эшләр бихисап, монда үз бәхетен тапкан кешеләр һәр иртәнең яңа куанычлар китерәсенә шикләнмиләр.

1970ел йомгаклары буенча колхозга РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы һәм хәзерләүләр эшче-хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк Комитетының күчмә Кызыл байрагы тапшырыла.

Эш сөйгәнне ил сөя дип, өлкәннәр белми әйтмәгәннәрдер. К.Г.Гарипов хуҗалыкта һәм районда лаеклы авторитет казана. Якташлары аны партиянең XXV(25) съездына делегат итеп җибәрәләр, РСФСРның сигезенче чакырылышы Верховный Советына депутат итеп сайлыйлар, КПССның Актаныш райкомы бюросы члены, хезмәт ияләре депутатларының район Советы депутаты. Авыл хуҗалыгы һәм хәзерләүләр эшче-хезмәткәрләре профсоюзның Татарстан өлкә комитеты члены итеп сайлана. 1969 елда ул производстводан аерылмыйча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

Кәрам Гарипов чирек гасыр рәис булып эшләгәндә күп хөрмәтләр күрә: Ленин (23.12.1976), Хезмәт Кызыл Байрагы (8.04.1971), “Почет билгесе” (23.06.1966) орденнарына лаек була, сигезенче чакырылыш РСФСР Югары депутаты, КПССның XXV съезды делегаты итеп сайлана. Күп тапкырлар район Советы депутаты, КПСС райкомы бюросы әгъзасы буларак, иҗтимагый тормышта актив катнаша.

Кәрам Гарипов сәнгать җанлы иде. Әдәбиятны сөйде, җырларга ярата.

Композитор Бату Мөлеков һәм шагыйрь Рамазан Байтимеровларның уртак иҗат җимеше булып “Богадым” җыры туа. Авыл үзешчәннәре сәнгать смотры концертларында әлеге җырны Кәрам абый хор алдына чыгып, башлап җырлый.

Күп эшлекле белгеч-кадрлар тәрбияләгән бу могтәбәр зат күптән арабызда юк. Әмма кылган игелекле гамәлләре, тынгысызлыгы, абруе, элемтәсе белән тапкан материаллар белән төзетеп калдырган мәһабәт сарай-биналары, җитештерү корылмалары бүген дә аны искә төшереп торалар, алар киләчәктә дә богадылыларга мөхтәрәм рәисләрен оныттырмаслар, алдагы буыннарга да игелекле хезмәт күрсәтерләр.