Хөсәенов Инсан Галим улы — «Актаныш төбәгеннән чыккан 90 күренекле шәхес» циклыннан

2020 ел ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, Туган як музее “Актаныш районы төзелүгә 90 ел тулуын каршылап Актаныш төбәгенән чыккан 90 күренекле шәхес” цикл уңаеннан  Хөсәенов Инсан Галим улы белән таныштырабыз.

Инсан Хөсәенов Солтангол авылыннан. Аягына күн кунычлы читек киеп сәхнәгә чыкканчы, озын балаклы итек киеп ферма сазлыгын таптарга, кулына каләм урынына сәнәк тотарга туры килә аңа. Сигезенче классны бетергәч, ике ел фермада бозаулар карый, кичке мәктәптә укып, урта белем ала. Шуннан соң гына сәнгатьнең сикәлтәле юлларыннан алга үрмәли башлый. 1972 елда Казанда баянчылар курсында укып чыккач, бер ел Богады мәдәният йортында эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. Белемен тагын да арттыру нияте белән, 1976 елда укырга китә һәм 1979 елның январендә «бию коллективы җитәкчесе» дигән диплом белән Актанышка эшкә кайта. 1980 елдан ансамбльнең баш балетмейстеры булып тора.

Үзешчән сәнгатьтә, бигрәк тә биюдә, яшьләр гел алмашынып кына тора. Аның бөтен авырлыгы да шунда: инде тәмам биергә өйрәнеп бетеп, концертларда бии башлагач кына, берничәсе китеп бара. Мәктәпне тәмамлап, уку йортына китә, яисә эшли башлый. Алар урынына икенчеләре килә, аларны яңадан өйрәтергә кирәк. Ел саен шулай. Соңгы елларда бу кыенлыкны җиңелрәк хәл ителә башлады. Алмашка тагын берничә төркем биючеләр әзерләнә һәм алар хисабына зурлар төркеме тулыландырып торыла.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Инсан Хөсәенов 22 ел вакытэчендә, никадәр малайларны һәм кызларны биергә өйрәтә. Алар, әлбәттә, төрле якларга тарала торалар. Ләкин, кайда гына булсалар да, алган һөнәрләрен онытмыйлар. Хезмәт куйган җирләрендә үзешчән сәнгатьтә катнашалар, кайберләре бию ансамбльләре оештыра. Җае чыккан саен остазларына рәхмәтләрен җиткерә тораларю Иҗат кешесе өчен монысы да бик кадерле.

Ансамбльнең уңышларында Инсанның зур өлеше бар. Ул сәхнәгә куйган «Уңыш бәйрәме», «сабан туе» кебек зур күләмле хореографик композицияләр ансамбльнең зур казанышы булып торалар.