Сөйләм телендә “язу машинкасы”. Иске Байсар авылында туып-үскән якташыбыз аны 2008 нче елда Актаныш музеена тапшыра. “Уфа-2м” маркалы әлеге машина татар шрифтына көйләнгән.
Әүвәл шушы машинада бастырылып, алга таба нәшер ителгән китапларның гомуми тиражы 700 меңнән арта. Китапларда — архив чыгынакларына нигезләнеп язылган татар халкы тарихы. Фотодагы “Татарлар Пугачев явында” документаль повесте, “Сәет Батыр” романнарын да иң башта шушы машина кәгазьгә төшерә.
Для отправки комментария необходимо войти на сайт.