Күргәзмә «Агыйделнең асылташы»

on

Үзенең бөтен гомерен сәхнәгә багышлаган районның танылган сәнгать кешесе, биюче, балетмейстер, гармунчы, җырчы, театр артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Мөхәммәтгали улы Закировка бүген 80 яшь тулган булыр иде. Актаныш районы «Туган як» музеенда аның якты истәлегенә багышланган «Агыйделнең асылташы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

2017 елда Актаныш районы «Туган як» музеенда Азат Закировны искә алу кичәсе дә оештырылган иде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәгыйс Әһлетдиновның «Агыйдел каты ага» дип исемләнгән китабыннан бер өзек — Азат Закиров хакында язма тәкъдим итәбез.
Ямьле Агыйдел буйларын өзелеп ярата Азат. Чөнки мул сулы, юмарт Агыйдел аның үз язмышына охшаган. Боргалана-сыргалана агучы бу елга белән аның балачагы, яшьлек еллары, бөтен гомере бәйләнгән.
Азат әтисе сугышка киткәч туган. Шул сугыш аркасында әтисен бер тапкыр да күрә алмаган, ятим булып дөньяга килгән ул. Дүртенче улын кулына алып сөя дә алмаган ата сугыш кырында ятып калган. Азатның балачагы да сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Азат чынбарлыкны китаплардан укып түгел, үзе танып өйрәнә. Киләчәктә бу аңа халык театрында төрле-төрле рольләр уйнаганда тулы канлы, җанлы образлар тудырырга ярдәм итә.
Азатның сәхнәгә беренче адымнары малай чакта ук, район Пионерлар йортының бию түгәрәгенә йөргән чакта башлана. Монда аңа биюнең беренче хәрәкәтләрен өйрәтүче кеше Дүсә Усманова була.
Азат үскән саен остара бара. Актаныш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Чистай һөнәр училищесына укырга керә. Чистай шәһәренең үзешчән сәнгатьтә дан тоткан еллары була бу. Азат та, тәвәккәлләп, клубка килә. Монда инде барысы да шактый чарланган, шомарган егетләр-кызлар. Күбесенең гади авыл малаена сәлам дә бирәсе килми. Әмма Азатның бер концертта татарча биеп күрсәтүе җитә… аны бүтән сәхнәдән төшермиләр.
Гел биеп кенә йөрергә туры килми Азатка. Хезмәт юлын ул су өстенлә башлый, һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң пароходта машинист булып урнаша. Кама, Агыйдел суларында йөзә.
Берчак Агыйдел елгасы буйлап, Уфа каласына барышлый, Актаныш яныннан үткәндә, яшь машинистның күңелен сагыш били. Йөрәге ашкынып тибә, күзләренә ак-кара, хәтта маяклар да күренми башлый. Күренеп торган таныш ярлар үзенә тарта.
Шулчак капитан өстән: ”Назад! Назад!» — дип кычкыра. Йөрәге хис белән тулы егетнең колагына бу әмер исә «Азат! Азат!» дип ишетелә, рульне ярга боруын белә. «Капитан минем Актаныштан икәнне белә, ахрысы», — дип сөенә. Пароход комга кереп утыра.
Менә шунда инде Азат якорьне бөтенләйгә төшерә һәм коры җиргә — сәхнәгә аяк баса. Армия хезмәтенә алынгач, Германиягә барып эләгә һәм аннан ялтырап торган нимес баяны алып кайта. Азатның тагын бер һөнәре арта. 1967 елны Азат Закиров Актаныш клубында каршылый.
Азат җиргә чыкса да, Агыйделдән аерылмый. Биредә инде сүз «Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбле турында бара. «Агыйдел»дә бөтен сәләтен, тырышлыгын куеп «йөзә».
Аның бөтен иҗат юлы шушы ансамбль белән бәйле. Азат аның беренче балетмейстеры, биюләрне сәхнәгә куючысы булды. «Кияү көткәндә», «Аулак өй» кебек зур күләмле композицияләр дә биредә туды.
Район мәдәният йортының ирләр вокаль ансамблен бөтен җирдә дә яратып кабул итәләр. Азат бу ансамбльнең дә аерылгысыз, иң актив җырчысы булды. Моннан соң әле ул Актаныш халык театрында да уйнарга вакыт таба.
Соңгы елларда күмәк биюләрдә биемәсә дә, республикада гына түгел, Мәскәүгә барып биегән «Җизнәкәй» биюе белән әле дә тамашачылар каршына чыгып тора. Концертларда аерылгысыз юлдашы — тальян гармуны бар. Заманында ул гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге республика конкурсы лауреаты да булды. Азат Закировка районда беренчеләрдән булып «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Районда ике ел саен Азат Закиров исемендәге биючеләр конкурсы үткәрелә. Үзенә алмашка килгән лаеклы яшьләрне шуннан таба Азат.
Гаилә хәленә килсәк, Азат тормыш юлдашы итеп тә үзе кебек үк сәхнә җанлы кешене сайлаган. Хатыны Зөһрә Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап, хезмәт юлын мәдәният хезмәткәре булып башлады. Аннары күп еллар авыл Советы сәркәтибе булып эшләде. Бер кыз, бер малай үстерделәр. Энҗеләре Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшли. Кияүләре дә сәнгать кешесе — Рәсим Низамов бүген республиканың танылган җырчысы. Азатның инде оныгы үсеп килә. Анысы да сәхнәдән читтә йөрмәс, ахры.

Мәгыйс Әһлетдинов. Агыйдел каты ага. — Актаныш: Актаныш типографиясе, 2002.