Бөек Ватан сугышы юллары буйлап

on

22 нче июнь 1941 нче ел. Иртәнге сәгать 4.  Бөтен халык тирән йокыда. Германия гаскәрләре  Советлар Союзының көнбатыш чикләрен бозып  шәһәр һәм авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра.  Сугыш башлана. Сугышның беренче көненнән үк илебез халкы бердәм рәвештә дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Парта артыннан чыгарга да өлгермәгән укучылар, чыгарылыш кичәсеннән соң, хәтта сыйныфлары белән сугышка китә. 

Район халкына да Бөек Ватан сугышы зур сынаулар алып килә. Үлем, кайгы, өметсезлек һәр йортның, һәр гаиләнең ишеген кага. Актаныш районыннан яу кырына 19577 якташыбыз чакырыла, тик аларның 11655 енә аннан әйләнеп кайту насыйп булмый.

Шушы көннәрдә Бөек җиңунең 77 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әлеге мөһим дата алдыннан Актаныш “Туган як” музеенда бу бәйрәмнең чын патриотик мәгънәсен югалтуга юл куймау максатыннан “Бөек Ватан сугышы юллары буйлап” дип исемләнгән чара уздырылды. Бу чарада «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 7 нче сыйныф укучылары катнашты.

Чарада укучылар Актаныш районының сугыш ветераннары турында белгәннәрен  яңа мәгълүматлар белән баеттылар, сугыш җырларын тыңладылар. Сугыш чоры эспонатлары, шулай ук вакыт үтү белән саргайган өчпочмаклы фронт хатлары һәм листовкалар белән таныштылар.